Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 гыйнвар , 22:01

Балык эшкәртү цехы ачылды

Яңа эш урыннары барлыкка килгән. 

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Авыргазы районы Толбазы авылында балык эшкәртү цехы эшли башлады. Җитештерү куәте аена 15 тоннадан башланыр дип күзаллана.

Цехны реконструкцияләү һәм модернизацияләүне узган елның июлендә башлаганнар һәм октябрьдә тәмамлаганнар. Бу проектка 14 миллион сум акча салынган.

Биредә эшче персонал һәм сыйфатлы, хәвефсез продукция чыгару өчен барлык заманча шартлар булдырылган.

Моннан тыш, өстәмә 5 эш урыны булдырылган. Предприятие артабан да җитештерү күләмен арттырырга һәм тагын 3 эш урыны булдырырга ният итә.

Әйткәндәй, әлеге проект ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында алып барыла.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: