Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 декабрь 2023, 10:13

Җитәкчеләрнең белеме арткан

Мондый бәхет 14 топ-менеджерга тәтегән.  

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

2023 елда Башкортстан компанияләренең 14 топ-менеджеры “Җитештерү лидерлары” программасын уңышлы тәмамлаган.

Әлеге программа Русия Икътисади үсеш министрлыгының Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясе базасында алып барыла. Аны тормышка ашырырга илнең әйдәүче бизнес-мәктәпләре ярдәм итә.

Укулар барышында җитәкчеләр стратегия, маркетинг, җитештерү һәм персонал белән идарә итү кебек юнәлешләр буенча белемнәрен үстерә. Шулай ук предприятиегә диагностика үткәрергә, җитештерүне арттыру буенча юл картасын төзергә өйрәнә.

Укулар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты кысаларында оештырылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: