

2024 елда Салават шәһәрендә юлларны ремонтлау дәвам итәчәк.
Атап әйткәндә, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты буенча 4 юлның аерым участоклары ремонтланачак. Аларның гомум озынлыгы 4 километр булачак.
“Юлларның әлеге урыннарында Салават халкы өчен мөһим социаль объектлар урнашкан. Шуңа алдагы елда аларны норма таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерергә ният итәбез”, – ди республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Юл ремонтлау эшләрен 2024 елның 3 кварталында тәмамларга уйлыйлар.