Милли проектлар
12 декабрь 2023, 04:15

Биюченең читеге бии-бии шомара

Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара!

Дүртөйле районының “Сөмбел” халык бию ансамбленә – 45 ел.

Бу бию коллективы күптән инде районның визит карточкасына әйләнде. Ул район дәрәҗәсендә әледән-әле грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнеп тора.  Алай гына түгел, республика, ил дәрәҗәсендәге бәйгеләр һәм фестивальләрдә яулаган җиңүләре дә шактый.

45 ел – аз гомер түгел. Бу вакыт эчендә коллектив күп сәләтле биючеләрне үстерде. Аларга киләчәккә зур сәхнәләргә юл ачты. 

Әлеге юбилейга багышланган бәйрәм дә чагу үтте. Ансамбль тамашачыларга еллар буена сыналган, яратып кабул ителгән иң яхшы чыгышларын тәкъдим итте. Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында оештырылды.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас