

Караидел районының Карыш Елга авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылган.
Әлеге медпункт Карыш Елгадан тыш тагын өч авыл халкын, барлыгы 207 кешене хезмәтләндерә. Хәзер пациентларны якты һәм киң бүлмәләрдә кабул итәләр. Моның өчен барлык заманча шартлар булдырылган. Бина кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган, кайнар су да бар.
Пациентларны 22 ел хезмәт стажы булган фельдшер Галия Гайсина кабул итә. Ул яңа бинада эшләү – үзе бер куаныч, ди.
Авыл халкы да яңа ФАПлы булуга сөенә. Ни дисәң дә, янда заманча медпункт булу аеруча мөһим.
Әйткәндә, әлеге фельдшер-акушерлык пункты ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелгән.