Милли проектлар
8 ноябрь 2023, 04:54

Юлларны ремонтлап беткәннәр

Билгеләнгән вакытка сыйганнар.

Агымдагы елда Уфада урам-юл челтәренең 7 участогы тәртипкә китерелгән.

Гомум озынлыгы 7,87 километр булган юллар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында ремонтланган.

“Бар объектлар да билгеләнгән срокларда тәмамланды. Кайсыберләре вакытыннан алда да тапшырылды. Аларга Лев Толстой, Галле шәһәре исемендәге урамнар керә. Ә Демьян Бедный урамын бер ел алдан диярлек тапшырдык”, – ди Уфа хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмаларны ремонтлау, төзү буенча идарә җитәкчесе Илшат Фәхретдинов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас