

Бакалы районының Яңа Илек авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Заманча таләпләргә җавап биргән ФАПта Яңа Илек һәм Иске Илек авылларында яшәүчеләргә – барлыгы 408 кешегә медицина хезмәте күрсәтеләчәк.
Биредә инде күп еллар тәҗрибәле фельдшер Нәфисә Игушина эшли. Яңа корылмалар һәм мөмкинлекләр булу аның эшен дә җиңеләйтә.
Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылу тантанасына олысы да, кечесе дә килгән иде. Ни дисәң дә, авыл җирендә заманча медпункт булу – зур шатлык.
Әйткәндәй, яңа ФАП ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелгән.