Милли проектлар
8 ноябрь 2023, 04:45

Экологик диктант язып кара

Белемеңне тикшер. 

Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы республика халкын экодиктантта катнашырга чакыра.

Быел экологик диктант бишенче тапкыр үткәрелә. Ул 9-26 ноябрьдә офлайн һәм онлайн форматта узачак.

Мәгърифәт акциясе экологик белемне артырырга ярдәм итәчәк, диләр оештыручылар. Һәм ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты максатларына туры килә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас