Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 октябрь 2023, 13:42

Әниләр булдыра

“Эшкуар әниләр” бәйгесе тәмамланды.

https://bash.news
https://bash.news

“Эшкуар әниләр” бәйгесе тәмамланды. Конкурста катнашуга гаризалар тапшыру саны буенча Башкортстан лидер булган – бездән 150дән артык гүзәл зат үз көчен сынап карарга теләк белдергән.

Аларның 35е, сайлап алу турын үтеп, укуларда катнашкан.

“Гадәттә, эшкуарлык ир-егетләр өчен дип санала. Әмма “Эшкуар әни” программасында катнашучылар моның киресен исбатлый. Аларның үз максатларын кыю рәвештә тормышка ашыруларын күрү шатлыклы”, – ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Әйтергә кирәк, әлеге программа ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: