Милли проектлар
22 октябрь 2023, 06:02

Яңа медпунктлы булдылар

Хәзер район үзәгенә йөрисе түгел.

Кырмыскалы районының Иске Бәпеч авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Әлеге ФАПка якын-тирәдә урнашкан берничә авыл да карый. Гомумән, медпункт 694 кешене, шул исәптән 109 баланы хезмәтләндерә. Пациентларны тәҗрибәле фельдшер Зәкирә Абдуллина кабул итә. Ул бу хезмәткә гомеренең 41 елын багышлаган.

– Элек ФАП авыл биләмәсе бинасында урнашкан иде. 1969 елда төзелгән бина замана таләпләренә җавап бирми иде инде. Яңа ФАПта беренче ярдәм күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр булдырылган. Аңа заманча корылмалар һәм җиһазлар кайтарылды, – ди Кырмыскалы дәваханәсенең баш табибы Азамат Галиев.

Иске Бәпеч авылы район үзәгеннән 25 километрда урнашкан. Хәзер инде авыл халкына район үзәгенә кадәр йөрергә кирәкмәячәк. Алар урында сыйфатлы медицина ярдәме ала алачак.

Әйткәндәй, фельдшер-акушерлык пункты ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас