Милли проектлар
6 октябрь 2023, 06:25

Яңа медпункт – авыл өчен шатлык

Шулай ди авыл фельдшеры. 

https://health.bashkortostan.ruhttps://health.bashkortostan.ru
https://health.bashkortostan.ru

Башкортстанның Тәтешле районы Беләш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады.

Әлеге ФАПка 332 кеше теркәлгән, аларның 57се – балалар. Медпункт ачылганнан алып, 140 кеше диспансеризациянең беренче этабын үткән, 52 кеше тирәнтен тикшеренгән. Ә 21 кеше исә “профосмотр” узган.

– Яңа ФАП – авыл өчен зур шатлык. Хәзер авыл кешеләре медицина ярдәмен яшәгән урыннары буенча ала ала, – ди фельдшер Алсу Шәймиева.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан әйтүләренчә, бу фельдшер-акушерлык пункты ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлке салау” милли проекты кысаларында төзелгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас