

Башкортстанда 2 октябрьдә “Эшкуар ана” программасы эшли башлаган иде. Бүген ул тәмамлана.
Бу бушлай федераль программа баласы булган яки декрет ялындагы аналарга исәпләнгән.
– Әлеге проект ярдәмендә республикада эшкуар хатын-кызларның һөнәри үсешенә ярдәм итүенә шатбыз. Быел бездә 154 эшкуар гариза бирде. Иң яхшы бизнес-идея тәкъдим иткән ике авторган 100 мең сумлык сертификатлар биреләчәк. Башка уңышлы проектларга да өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк, – ди Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Бу программа ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан расланган “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты буенча тормышка ашырыла.