Милли проектлар
6 октябрь 2023, 05:31

Чүпнең дә файдасы бар

Кәгазь тапшырдыгызмы әле?

Башкортстанда 10 октябрьдән 15нче ноябрьгә кадәр “БумБатл” акциясе оештырыла.

Әлеге чара эшәкртү өчен макулатура тапшыру буенча ярыш төрендә булачак. Анда катнашу өчен бумбатл.рф сайтында теркәлергә кирәк.

“#БумБатл”ның максаты ярыш кына түгел. Аның кысаларында экодәресләр, чүпне аерым җыю буенча лекцияләр, заводларга экскурсияләр оештырачаклар.

Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов әйтүенчә, әлеге чара экологик проблемалар турында уйлануга, чүпне аерым җыю мәдәниятен үстерүгә, чүптән икенчел чимал ясарга мөмкин икәнлеген тагын бер тапкыр искә төшерүгә юнәлтелгән.

Әйткәндәй, бу акция ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проектына кысаларында үткәрелә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас