

Тәтешле районы Яңа Тәтешле авылы мәктәбендә полилингваль сыйныф ачылган. Аның үзенчәлеге шунда – биредә удмурт телен тирәнтен өйрәнәләр.
Яңа сыйныфка беренче укучылар булып беренчеләр килгән. 9 балага сыйныф укытучысы булган Динара Шайсламова аларны туган удмурт теленә өйрәтә.
“Полилингваль мәктәпләрдә төрле телләрдә ышанычлы аралашуга басым ясала. Мондый мәктәпләрдә телләрне тиз үзләштерүгә ярдәм итүче инновацион алымнар кулланыла”, – ди мәктәп директоры Рудольф Гафуров.
Әйткәндәй, әлеге сыйныфның ачылуында “Үсеш ноктасы”нда шөгыльләнүче егет-кызлар актив катнашкан. Ә “Үсеш нокталары”, белүебезчә, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында эшләп килә.