Милли проектлар
28 сентябрь 2023, 05:24

Шакша күпере ике көнгә ябыла

Шакша күпере аша йөрүчеләр бармы?

https://ufacity.infohttps://ufacity.info
https://ufacity.info

Уфаның Шакша күперен ике көнгә ябалар. Алай да көнозыны түгел. Төгәл итеп әйткәндә, 29 сентябрьдә 11.00-12.00 сәгать һәм 30 сентябрьдә 15.00-16.00 сәгать аралыгында Шакша күпере аша ике якка да хәрәкәт туктатыла.

Бу күперне геодезия күзлегеннән тикшерү һәм кайсыбер ремонт эшләрен башкару өчен кирәк, дип аңлаталар башкала хакимиятеннән. Күпер ябык булган сәгатьләрдә “Кнәз” кичүендә елга паромы эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез: Шакша күперенә капиталь ремонт ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында эшләнә. Шул сәбәпле, күпер аша автотранспорт хәрәкәте график буенча вакытлыча туктатылып тора.

Күперне реконструкцияләү эшләрен билгеләнгән вакыттан алда тәмамларга ният итәләр. Ә әлегә водительләр өчен алмаш юллар тәкъдим ителә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас