

Нефтекамада “Мирас” галереясе янында заманча җәмәгать киңлеге барлыкка килгән.
Мәйданы 7 мең квадрат метрдан артып киткән әлеге территория танымаслык булып үзгәртелгән. Монда ял итү өчен бар шартлар да булдырылган: балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү зоналары, спорт мәйданы бар. Уңайлы эскәмияләр урнаштырылган. Экстремаль спортны яратучылар өчен аерым парк булдырылган.
Киләчәктә биредә күргәзмәләр, музыкаль фестивальләр һәм иҗат кичәләре үткәреләчәк. Яңа җәмәгать киңлеге нефтекамалыларның очрашу урынына әйләнер дип күзаллана.
Әйткәндәй, бу киңлек ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында эшләнгән.