Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 сентябрь 2023, 09:19

Уйна, гармун!

Урамнар буйлап, гармуннар сузып...

Узган шимбә Октябрьский шәһәрендә “Уйна, гармун!” бәйрәме үтте. Ул быел 24нче тапкыр оештырылды.

Гармун бәйрәменә Башкортстан һәм Татарстанның шәһәр-районнарыннан 180нән артык сәләтле башкаручы җыелды. Ә бәйгедә катнашуга 50дән күбрәк гариза бирелгән булган.

Гадәттәгечә, фестиваль башында Төрекмән микрорайонының урамнары буйлап милли костюмнарда гармун тартып үттеләр. Октябрьский шәһәре хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Шепелева чарага җыелучыларны сәламләде. Ул  “Уйна, гармун!” бәйрәмен үстерүчеләргә һәм дәвам итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әйтергә кирәк, әлеге чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында оештырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: