Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 сентябрь 2023, 23:28

Монда катлаулы операцияләр ясалачак

Республика кардиоүзәгенең хирургия корпусын төзү тәмамланып килә. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика кардиоүзәгенең хирургия корпусын төзү эшләре белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, бу медицина учреждениесенең сигез катлы бинасын 2019 елның июлендә “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзи башладылар. Әле төзелеш-монтаж эшләре 90 процентка тәмамланган. Хәзер бинаның эчке бизәлешенә һәм аны җиһазландыруга керешәчәкләр.

– Төзелеш башланганчы без Русиянең әйдәүче медицина үзәкләрендә булдык һәм үзебезнең хирургия корпусы концепциясен эшләдек. Биредә иң катлаулы операцияләрне үткәрергә һәм кеше тормышын коткарырга мөмкин булачак, – диде Республика кардиоүзәгенең баш табибы Ирина Николаева.

Төбәк җитәкчесе якын-тирәдәге территорияне дә төзекләндерергә һәм кардиоүзәкнең фасадларын бер стильдә ясарга, учреждение ишегалдында пациентларның ял итү зонасын булдырырга кушты.

– Йөрәк-кан тамырлары авырулары – илдәге үлемнең төп сәбәпләренең берсе. Шуңа сәламәтлек саклауның бу юнәлешен үстерүгә без шактый зур ресурслар салабыз, – диде Радий Хәбиров. – Яңа бина ачылганнан соң Республика кардиоүзәге гаять югары технологияле булачак. Монда катлаулы һәм уникаль операцияләр ясаячаклар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: