Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 сентябрь 2023, 09:47

Эшкуар әлифбасы

Аны дүрт көндә укып чыкканнар.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда “Минем бизнес” үзәгендә “Эшкуар әлифбасы” программасы буенча укулар тәмамланган. Аның нәтиҗәсендә 24 кешегә сертификат тапшырылган.

– “Эшкуар әлифбасы” программасының төп өстенлеге шунда – ул бизнес-проектларның кимчелекле якларын үсешнең башлангыч этапларында бетерү мөмкинлеген бирә. Чөнки эшкуарлар гадәттә нәкъ башлангыч чорда авырлыклар белән очраша. Республиканың бәләкәй шәһәрләреннән һәм илнең башка төбәкләреннән дә укучылар булу әлеге программага ихтыяҗ бар икәнлеген дәлилли, – ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Дүрт көнлек укулар барышында эшкуарлар бизнес кору, аны алып бару, үстерү, табышлы эшләү үзенчәлекләренә өйрәнгән.

Әлеге курслар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: