-11 °С
Болытлы
1 сентябрдә Башкортстанда урта һөнәри белемнең мәгариф кластеры эшли башлады.
“Педагогик компетенцияләр үзәге” дип аталган бу кластер “Мәгариф” милли проекты кысаларында булдырылган. Ул М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында оештырылган.
Кластерның мәйданнары студентларга һәм, гомумән, яңа һөнәр алырга теләүче һәркемгә исәпләнгән. Өстәмә белем бирү буенча яңа программалар эш бирүчеләр катнашлыгы белән берлектә төзеләчәк һәм гамәлгә ашырылачак.