Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 сентябрь , 10:59

Әниләргә дә эш кирәк

Алар да эшкуар булырга тели. 

https://bash.news
https://bash.news

Башкортстанда 2-6 октябрьдә “Әни – эшкуар” программасы буенча бушлай укулар үтәчәк.

Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында оештырыла.

Әлеге программа балалы хатыннарга үз эшләрен ачарга һәм аны үстерергә ярдәм итә. Проектта катнашучы гүзәл затлар бизнесларын башлау өчен кирәкле белем алачак. Шулай ук бизнеска ярдәм чаралары белән танышачаклар.

Проектта катнашырга декрет ялындагы әниләр, шулай ук балигъ булмаган балалы хатыннар чакырыла. Эшкуарлык тәҗрибәсе булу мәҗбүри түгел.

Гаризалар 22 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в