Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 сентябрь , 10:13

Эшкуарлар мәктәбенә килегез

Гаризалар кабул итү башланды.

https://bash.news
https://bash.news

Уфада 5-9 сентябрьдә “Эшкуарлык мәктәбе” программасы буенча укулар оештырыла. Әле аңа гаризалар кабул итү башланды.

Чара ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында үткәрелә.

– “Эшкуарлык мәктәбе” программасы үз бизнесларын уңышлы үстерергә теләгән яки яңа проектны тормышка ашырырга ниятләгән эшкуарлар өчен тәгаенләнә. Укытуның интерактив алымнары яңа белем алу һәм тәҗрибәләр белән танышу мөмкинлеге бирә, – ди Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Дәресләр бушлай үткәрелә, ләкин катнашучылар саны чикле. Чарага әлеге сылтама аша теркәлергә мөмкин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в