Башкортстан Хөкүмәтендә яшь һәм социаль эшкуарларга грант ярдәме мәсьәләсенә багышланган утырыш үтте.
Анда премьер-министр Андрей Назаров Русиядә 25 яшькә кадәрге шәхси эшкуарлар саны соңгы дүрт елда тотрыклы арта бара, дип билгеләде. Шулай ук социаль эшкуарлык сегменты да актив үсә. Ярдәм чаралары башлаучы эшкуарларга ярдәм итеп кенә калмый, ә яшьләрнең эшлекле активлыгын да арттыра.
– 2023 елда яшь эшкуарларга һәм социаль предприятиеләргә субсидияләргә федераль бюджеттан – 205,2 миллион сум, төбәк бюджетыннан 4,2 миллион сум бүленде. Төбәккә җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча республика Русия Федерациясе субъектлары арасында беренче урынга чыкты. Яшьләр эшкуарлыгы буенча грантлар бирү бәйгесе узды инде. 262 яшь эшкуар гомум суммасы 127,6 миллион булган ярдәм алды, – диде Андрей Назаров.
Быел социаль эшкуарларга грантлар бирүгә гаризалар кабул итү 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Субсидияләрнең гомум суммасы – якынча 82 миллион сум.
Шуны да билгеләргә кирәк: грантлар рәвешендә финанс ярдәм ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында бирелә.