Башкортстанда Уфа–Бөре–Яңавыл юлының дүрт участогын графикта каралган вакыттан алда ремонтлаганнар.
Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылган.
– 2023 елда Уфа–Бөре–Яңавыл юлының гомум озынлыгы 22 километр булган 9 участогын ремонтлау карала. Әлеге трасса республика башкаласын төньяк-көнбатыш районнар белән бәйләүче мөһим транспорт артериясе булып тора, – ди Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Бүген Уфа–Бөре–Яңавыл юлын ремонтлау дәвам итә. Әле подряд оешмалар Благовещен һәм Борай районнарында гомум озынлыгы 13 километр булган тагын 5 участокта эшләр алып бара.