Башкортстанның Әлшәй һәм Дәүләкән районнарында М-5 “Урал”ның Чишмә-Аксен-Миякә юлының 3 участогын ремонтлаганнар. Аларның гомум озынлыгы – 7 километр.
Подряд оешмалар юлның иске катламын кисеп алып, тигезләп, яңа катлам салганнар. Моннан тыш, юл кырларын ныгытып, яңа разметка сызганнар.
– Әле Миякә һәм Дәүләкән районнарында әлеге юлның 5 участогында эшләр бара. Юлның гомум озынлыгы – 9 километр. Эшләрне 2023 ел ахырына кадәр тәмамлаячаклар, – ди Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Әйтергә кирәк, әлеге эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарыла.