-20 °С
Болытлы
26-28 июль көннәрендә Башкортстанда әнә шул исемдәге зур форум үтәчәк.
“Акыллы шәһәр – Акыллы ил” халыкара форумы бүгенге көндә һөнәри диалог өчен иң эре мәйданнарның берсе булып тора. Бу мәйданда яңадан-яңа идеяләр туа, зур бурычларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ачыла.
“Акыллы шәһәр – Акыллы ил” проекты “Торак һәм шәһәр мохите” һәм “Санлы икътисад” милли проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Форумны оештыручылар 2023 елда анда катнашырга теләүчеләрдән 700дән артык гариза кабул иткән.
Фото: bashinform.ru