Кичә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә форматында Төркиягә азык-төлек экспорты темасына семинар узды. Экспортлаучы предприятиеләр вәкилләренә Төркия партнерлары белән эшләү үзенчәлекләре, сертификация, чикләүләр һәм мөмкинлекләр турында сөйләделәр. Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Агымдагы елның I кварталында Башкортстаннан Төркиягә җибәрелгән продукциянең өчтән бер өлеше химия сәнәгате продукциясенә туры килә. Шулай ук Башкортстан Төркия Республикасына агач һәм азык-төлек товарлары экспортлый. Үзара сәүдә үзенчәлекләрен аңлау, Башкортстаннан Төркиягә экспорт күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ул беренче дүрт айда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,74 тапкыр үсеш күрсәткән.
Чыганак: bashinform.ru