Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 июнь 2023, 10:09

Мәктәп эскәмиясеннән – эшкуарлыкка

Бәйгегә йомгак ясалды.

https://bash.news
https://bash.news

“Мәктәп эскәмиясеннән – эшкуарлыкка” республика мәгариф проектына йомгак ясалды.

Бәйге ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында оештырылды, диләр төбәкнең Эшкуарлык һәм туризм министрлыгыннан.

Быел укуларда 100дән артык мәктәп укучысы катнашкан.

“Проект җиденче тапкыр үткәрелә. Без аның аша югары сыйныф укучыларын инде мәктәп эскәмиясеннән үк эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итәргә дигән теләктәбез”, – ди эшкуарлык министры Рөстәм Афзалов.

Нәтиҗәләр буенча, беренче урын “Кояш батареяләре” проектына бирелгән. Икенче урында – “Зоосалон”, өченчедә – “Антикафе”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: