Башкорстанда балаларга җәйге ял шартларын яхшырту эше дәвам итә.
Тиз корылмалы корпуслар бүгенге көн таләпләренә җавап бирә.
Шундый, 49 урынлык корпуслар РФ Мәгариф министрлыгы һәм Федерация Советы проекты буенча төзелә.
Безнең 4 лагерьдә: «Акчарлак» (Уфа), «Орлёнок» (Стәрлебаш районы), «Патриот» паркында (Чишмә районы) һәм «Орлёнок» (Илеш районы) шундый алты корпус сафка кертелде.
Бу хакта Башкортстан мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин үз телеграм-каналында язды.
Министр белдерүенчә, без 2023 елда без 15 пилот регион исәбендә һәм бу проект буенча җиңүчеләр сафында.
«Новые корпуса — это современные и комфортные комнаты, специально оборудованные комнаты для детей с ОВЗ, тематический холл, санузел на каждую комнату. Увеличение мощности действующего лагеря позволит ещё большему количеству детей провести лето с пользой для здоровья, а это почти 300 мальчишек и девчонок в смену, а за все лето — 1200 детей», — диде Айбулат Хаҗин.
Министр Башкортстанда җәй дәвамында ярты миллионга якын бала ял итәчәк дип белдерде. Бу шартлар “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында тудырыла.