Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 Май 2023, 15:56

Яңа машиналы булдылар

44 машина кайткан.

Кичә, 25 майда, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урман янгыннары белән көрәшүче оешмаларга яңа 44 техниканың ачкычларын тапшырды.

Урман янгыннарын сүндерүдә кулланылган бу машиналар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты кысаларында сатып алынган.

“Урман – Башкортстанның төп байлыкларының берсе. Әмма соңгы елларда без урман янгыннарыннан каза күрәбез. Урман янгыннары хезмәте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә зур бәлаләргә юл куелмады. Моның өчен зур рәхмәт. Быел да, һава шартлары киеренке булуга карамастан, урманыбызны бергә сакларбыз дип ышанам”, – диде Радий Фәрит улы.

Ачкычларны тапшыру тантанасыннан соң республика җитәкчесе техникаларны карады, аларның үзенчәлекләре белән кызыксынды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: