Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 Май 2023, 09:53

Бүген башлана

Ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген, 15 майда, Уфада Менделеев урамы юлын ремонтлый башлыйлар.

“Быел эшләр Менделеев урамының дүрт полосалы участогында – Обь урамыннан Караиделгә кадәр – башкарылачак. Гомум озынлыгы – 910 метр. Ремонт өчен 44,6 миллион сум бүленә. Эшләр барышында юл катламы, тротуарлар ремонтланачак, шулай ук трамвай юлларының торышы нормативларгы туры китереләчәк”, – диләр республиканың Транспорт министрлыгында.

Әлеге магистраль – башкаланың мөһим һәм машиналар күп йөри торган юлларының берсе. Аның аша көн саен диярлек унар мең машина үтә, шул исәптән йөк машиналары да йөри, чөнки анда эре сәүдә үзәкләре урнашкан, ди транспорт министры Александр Клебанов.

Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты буенча алып барылган ремонт 2023 ел ахырына кадәр тәмамланыр дип күзаллана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: