Быел сентябрь аенда Ишембай шәһәрендә авылара үзәк китапханә ачылачак.
Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында үз ишекләрен ачачак.
Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Кадергулова әйтүенчә, яңа буын китапханәләренең максаты – тармакка яңа мәгълүмат технологияләрен кертү.
Әйтик, учреждениенең бер мәйданы “ВкусоТеррия” аш-су студиясе булачак. Монда төрле халыкларның милли ашлары белән танышырга мөмкин. Сәламәт туклану буенча дәресләр оештыру һәм мастер-класслар үткәрү өчен китапханәгә суыткыч, электр духовкасы, микродулкынлы мич, һаваны чистарткыч сатып алынган.