Кайсыбер төбәкләр, шул исәптән Башкортсан, 2023-2024 елларда инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йортлар төзүгә федераль бюджеттан өстәмә акчалар алачак. Бу хактагы күрсәтмәгә Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустан кул куйган.
Башкортстан быел өстәмә 297,5 миллион сум алачак. Алдагы елда янә 19,6 миллион сум бүленәчәк. Бу суммалар төбәкләрнең инернетлар төзүгә мохтаҗлыгыннан чыгып билгеләнә.
Алдагы ике елда инвалид һәм өлкәннәр өчен социаль учреждениеләр төзүгә федераль бюджетта барлыгы 22 миллиард сумнан күбрәк акча карала. Эшләр ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында алып барыла.