Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 март 2023, 12:59

Безнең предприятиеләр чит илләрдә танылу яулый

Чара быел 7 - 10 май көннәрендә Иран башкаласы Тегеранда үтәчәк.

Безнең предприятиеләр чит илләрдә танылу яулый
Безнең предприятиеләр чит илләрдә танылу яулый

Iran Expo 2023 Иран Республикасының Бишенче экспорт мөмкинлекләре күргәзмәсендә катнашуга гаризалар кабул ителә. Чара быел 7 - 10 май көннәрендә Иран башкаласы Тегеранда үтәчәк.
БРның тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерүенчә, "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан предприятиеләренең чит ил күргәзмәләрендә катнашуларын оештыру буенча актив эшләр бара. Былтыр министрлык булышлыгы белән Башкортстанның 65 компаниясе 14 күргәзмәдә катнашкан. Шуның нәтиҗәсендә гомум 2,7 млрд сумлык 23 хезмәттәшлек килешүе төзелгән. Бу нәтиҗәле чара яңа партнерлар табарга һәм товарлар озату географиясен киңәйтергә булыша.
Iran Expo - ул халыкара сәүдә чарасы. Аның максаты - компанияләргә үз продукцияләрен экспортка чыгаруга һәм яңа базарлар үзләштерүгә булышу. Күргәзмә Иран Республикасында сәүдә платформасы булып хезмәт итә һәм аның төп эш юнәлеше нефть булмаган экспорт.
Туган сораулар буенча БР Тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгының : +7 347-280-87-17 телефоны яисә [email protected] электрон адресы буенча мөрәҗәгать итүегез сорала.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: