Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 декабрь 2022, 11:00

Автобуслар кайтачак

Уфа җәмәгать транспорты автопаркына 30дан артык автобус киләчәк.

Автобуслар кайтачак
Автобуслар кайтачак

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәмендә бу ел ахырына кадәр Уфа җәмәгать транспорты автопаркы 30дан артык автобус белән тулыланачак.

"Уфа шәһәре командасы республика җитәкчелеге белән берлектә  башкаланың җәмәгать транспортының күчмә составын яңарту буенча зур эш башкарыла. Безнең өчен «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 35 автобус сатып алу-зур ярдәм һәм табышлы инвестицияләү. Барлык кирәкле документларны рәсмиләштергәннән соң, автобуслар кирәкле маршрутларга бүленәчәк. Бу маршрутларда хәрәкәт интервалларын кыскартырга, халык һәм башкала кунаклары өчен уңайлы һәм хәвефсез хәрәкәтне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте Уфа мэры Ратмир Мәүлиев.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: