

Белорет районында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы Андрей Иванюта хәбәр иткән.
“Ишле ФАПы – Тукан участок дәваханәсенең бер бүлеге. Ул Ишле, Кодашман һәм Елан авылларын хезмәтләндерә. Аларда барлыгы 283 кеше яши”, – дип бәян иткән Иванюта.
Аның сүзләренчә, иске бина заман таләпләренә җавап бирмәгән. Яңа ФАПта исә бар уңайлыклар каралган, ул кирәкле корылмалар белән җиһазландырылган. Биредә вакцинация һәм диспансеризациянең беренче этабын үтәргә мөмкин.
Яңа медпункт ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелгән.