Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 июль 2022, 11:11

Авыл амбулаториясе төзелә

Туймазы районының Иске Туймазы авылында авыл амбулаториясе төзелешенең соңгы эшләре бара.

Авыл амбулаториясе төзелә
Авыл амбулаториясе төзелә

Туймазы районының Иске Туймазы авылында авыл амбулаториясе төзелешенең соңгы эшләре бара.

   Биредәге эшләр “Сәламәтлек саклау” милли проектына ярашлы башкарыла. Бүгенге көнгә бинаны  һәм түбәне монтажлау тәмамланган, фасад җылытылган. Шулай ук бинага су үткәрелгән, җир астыннан газ сузылган, электр эшләре тәмамлану алдында.

   Амбулаториядә эшләү өчен кирәкле корылмаларның берникадәр өлеше кайтарылган да инде. Алда тик барлык системаларның эшчәнлеген җайга салып, көйләп җибәрәсе генә бар.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: