Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 июнь 2022, 11:09

"Осталар урамы" да булыр

Бөре шәһәрендә “Осталар урамы” барлыкка киләчәк. Рәсми булмаса да, Ленин урамы төзекләндерүдән соң нәкъ шундый исем алачак.

"Осталар урамы" да булыр
"Осталар урамы" да булыр

Бөре шәһәрендә “Осталар урамы” барлыкка киләчәк. Рәсми булмаса да, Ленин урамы төзекләндерүдән соң нәкъ шундый исем алачак. Бөре хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Сергей Акатьев сүзләренә караганда, быел “Осталар урамы” иҗтимагый киңлеген төзекләндерү проекты буенча Ленин һәм Чеверев урамнарының җәяүлеләр участокларын яктырту, яшелләндерү һәм кече архитектура формаларын урнаштыру планлаштырылган.
Бүгенге көндә биредә брусчатка өчен мәйданчыклар әзерләнә, бордюрлар урнаштырыла.
“Осталар урамы” проекты 2021 елда Бөтенрусия конкурсында кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру проектлары конкурсында җиңде.
Әлеге проект нигезендә, Ленин урамында өч кластер барлыкка киләчәк: музей, мәгариф һәм мастерлар. Биредә мастер-класслар, һөнәрчеләр өчен павильоннар һәм ачык һавада музей булачак. Сүз уңаеннан, тәрәзә йөзлекләре һәм агач йортларның төсле формалары һәм бизәкләре нигезендә навигация, кече архитектура формалары һәм коймалар өчен кулланыла торган бердәм бренд эшләнәчәк.
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында уздырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: