+1 °С
Облачно


Русиядә студентларның стипендияләрен хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) дәрәҗәсенә җиткерергә тәкъдим иттеләр. 2027 елда бу күрсәткеч 28 935 сум тәшкил итәргә мөмкин.
Дәүләт Думасында билгеләп үтүләренчә, студентлар акча эшләү турында түгел, ә уку турында күбрәк уйларга тиеш. Шуңа күрә хәтта минималь дәүләт стипендияләре дә МРОТ дәрәҗәсенә якынлашырга тиеш. Әлегә бу тәкъдим генә. Стипендияләрнең күләме аларның төренә һәм билгеләнү шартларына бәйле.