Мәгариф, мәгърифәт
8 Октября , 12:57

“БашПерваш — 2026” очрашуы узачак

Ул Мәскәүдә белем алучы якташларыбыз өчен.

Добавить в предпочтительные источники Google
БР студентлары һәм аспирантлары ассоциациясеннән.БР студентлары һәм аспирантлары ассоциациясеннән.
Фото:БР студентлары һәм аспирантлары ассоциациясеннән.

2026 елның 11 октябрендә Мәскәүдә Башкортстаннан беренче курс студентларының ел саен үткәрелә торган “БашПерваш — 2026” очрашуы узачак.

Чара БРның РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узачак.

“БашПерваш" күптән түгел Мәскәүгә укырга күчеп килгән студентларны, шулай ук башкаланың башкорт студентлар берлеге белән таныша башлаган яшьләрне берләштерәчәк.

Чара Башкортстаннан читтә укый башлаган студентларга ярдәм итүгә һәм аларның адаптациясенә юнәлдерелгән. “БашПерваш" беренче курс студентларына бер-берсе белән танышырга, фикердәшләр табарга һәм башкорт студентлар җәмгыяте тормышында катнашу мөмкинлекләре турында белергә ярдәм итә.

Датасы: 2026 елның 11 октябре. Башлана 11.00 сәгатьтә.

Адрес: БРның РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Мәскәү, Доброслободская урамы, 6с2. Бауман метро станциясе.

Теркәлү:
https://assotsiatsiya-stude-event.timepad.ru/event/4231227/

Чараны БРның РФ Президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә БР студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе оештырган. Проект Башкортстан башлыгы Грантлары Фонды ярдәмендә "БашСтьюдентс" башкорт яшьләр хәрәкәте" проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас