

Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов эчтәлекле чыгыш ясап, район укытучыларын күркәм бәйрәм белән котлады, иң изге теләкләр җиткерде. Ул бер төркем мәгариф хезмәткәренә РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарын, район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Русия Федерациясенең Балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре" исеменә Чакмагыш бишенче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мәлих кызы Йосыпова лаек булды.
“Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре" исемнәре гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Исхак кызы Баембитова, Рәҗәп урта мәктәбенең физика укытучысы Рәсимә Рәүф кызы Гарифуллина, гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Тәлгать кызы Мохтаруллинага бирелде.
Мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова бүләкләнде.
Югары һөнәри осталыклары, мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Мактау грамоталарына Чакмагыш бишенче балалар бакчасы мөдиренең административ-хуҗалык өлеш буенча урынбасары Ришат Нәҗип улы Әхмәдиев, Чакмагыш гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова, Яңа Балтач урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флизә Әнвәр кызы Гайнуллина, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Александровна Фәтхуллина, Рәҗәп урта мәктәбе директоры Редик Хәмзә улы Хәкимов, Чакмагыш беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Илмира Наил кызы Хәнәфина лаек дип табылды.
Югары һөнәри осталыклары, мәгариф өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хатлары Тайняш урта мәктәбе хезмәткәре Рәсимә Радик кызы Батыева, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Һади кызы Вяселева, Имәнлекул урта мәктәбенең технология укытучысы Светлана Рамил кызы Гыйльметинова, Иске Калмаш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Даилбәр Радим кызы Сабирова, Чакмагыш гимназиясенең математика укытучысы Руслан Гамәр улы Таҗетдиновка тапшырылды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Айгөл Данис кызы Гарифуллина укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, җитәкченең Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу мактаулы бүләккә Чакмагыш гимназиясенең математика һәм информатика укытучысы Лиана Фларид кызы Бакирова, Калмашбаш урта мәктәбе хезмәткәре Илвира Айрат кызы Галләметдинова, Чакмагыш дүртенче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Мөдәрис кызы Галләмова, Имәнлекул авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Марат кызы Дәүләтшина, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Гаднән кызы Еникеева, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлегенең бухгалтеры Илвина Рвинер кызы Хәмәдиева лаек булдылар.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин раойныбызның мәгариф хезмәткәрләренә ихлас котлаулар җиткереп, бер төркем педагогларны бүләкләде.
Башкортстан Республикасының мәгариф системасында намуслы хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының Мактау грамоталары белән Имәнлекул авылы балалар бакчасы мөдире Лилия Фларит кызы Асманова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең физика укытучысы Гөлнара Сәлим кызы Баһаветдинова, Чакмагыш гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рәшит кызы Кашапова, Иске Калмаш урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Илиана Ильяс кызы Кашапова, Чакмагыш бишенче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Рәис кызы Кунафина бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен һәм Укытучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы хакимиятенең мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары Чакмагыш гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илмира Ринат кызы Әрдисламова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алфира Фәтхелислам кызы Бәдретдинова, Юмаш урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Валентина Валентиновна Ермолаева, Үрнәк урта мәктәбе директоры Булат Фәнис улы Хасбулатовка тапшырылды.
Мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен һәм Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә бәйле Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән Яңа Балтач авылы балалар бакчасы мөдире Лилия Әфгать кызы Бәдретдинова, Чакмагыш авылы бишенче балалар бакчасының тәрбиячесе Эльза Радик кызы Гомәрова, районыбызның “Кояшкай” балалар бакчасының тәрбиячесе Регина Риф кызы Заһидуллина, Чакмагыш авылы дүртенче балалар бакчасының кече тәрбиячесе Ләйсән Мөдәрис кызы Хәбирова, Чакмагыш авылы беренче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Гүзәл Наил кызы Шакирова бүләкләнде.Шушы ук мактаулы бүләккә Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Радим Вил улы Хаҗиев лаек булды.
Моннан тыш, шушы көннәрдә башкалабыз Уфада 2026 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча ел саен үткәрелә торган Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды.
Районыбыз педагоглары Рифа Фәрхәд кызы Гәрәева (Чакмагыш беренче урта мәктәбе), Илшат Рәфил улы Әрдәширов (гимназия) Башкортстан Республикасының иң яхшы 39 укытучысы исемлегенә керде! Бу премияләр – югары дәүләт дәрәҗәсендә танылу.
Педагогларны чын күңелдән әлеге лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм хезмәтегезгә эчкерсез мәхәббәтегез укучыларны һәм хезмәттәшләрне рухландыра. Сезгә яңа иҗади уңышлар, энергия һәм яңа җиңүләр телибез!
Чара ахырында “Нур” татар дәүләт театры артистлары укытучыларга “Кайнана” спектаклен бүләк итте.