

Психологлар, һөнәр сайлаганда кешенең балачактагы мавыгуларына, яраткан уеннарына игътибар итәргә кирәк, дип әйтәләр. Чөнки кайчакта безнең киләчәк һөнәри юлыбызның тамырлары нәкъ менә балачак хыялларына барып тоташа. Бала чагымда мин дә укытучы булып уйный идем. Кием шкафының бер ишеген ачып, аны такта итеп күз алдыма китерә идем дә, шунда язып, үземнең уенчыкларымны «укыта» идем. Ул вакытта бу минем өчен гади генә балачак уены иде. Әмма еллар узгач, шуны аңладым: ул уеннарда минем киләчәгемнең кечкенә генә чагылышы булган икән. Бүген инде мин уенчыкларымны түгел, ә чын балаларны укытам, аларга белем бирәм, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәргә тырышам. Укытучы булып эшләвемә унбер елдан артык вакыт узды. Һәм еллар үткән саен мин бер нәрсәгә ныграк инанам: укытучы һөнәре — гади генә һөнәр түгел. Минемчә, чын укытучы булу өчен тирән белем генә җитми. Бу һөнәргә күңел белән килергә, балаларны яратырга, аларны аңларга һәм һәр балага шәхес итеп карый белергә кирәк. Кайбер сыйфатларны исә, минемчә, кешегә Аллаһы Тәгалә үзе бирә. Укытучылык — күңел кушуы, йөрәк эше. Укытучы булу дәрес үткәрү, билге кую һәм өй эше тикшерү белән генә чикләнми. Укытучы һәрвакыт бала өчен үрнәк булырга тиеш. Аның сөйләме, үз-үзен тотышы, кешеләргә мөнәсәбәте, хәтта бер генә әйткән сүзе дә укучының күңелендә эз калдырырга мөмкин.
Без балаларның күңеленә орлык салабыз, аларның дөньяга карашын формалаштыруда үз өлешебезне кертәбез. Бүген биргән белемебезнең, әйткән сүзебезнең, күрсәткән үрнәгебезнең нәтиҗәсе еллар узгач кына күренергә мөмкин. Бүгенге көндә укытучы булу аеруча зур җаваплылык сорый. Җәмгыять үзгәрә, заман үзгәрә, балаларның кызыксынулары һәм дөньяны кабул итү рәвеше дә үзгәрә. Шуңа күрә хәзерге укытучы үзе дә һәрвакыт эзләнергә, өйрәнергә, үсәргә һәм заман белән бергә атларга тиеш.
Без балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә эшлибез. Бер көн эчендә нинди генә рольләргә кереп өлгермибез! Кирәк вакытта психолог та, тәрбияче дә, киңәшче дә, тыңлаучы да булабыз. Шул ук вакытта үз фәнеңне тирәнтен белергә, аны укучыларга кызыклы һәм аңлаешлы итеп җиткерергә, һәр балага аерым якын килергә кирәк.
***
Димәк, укытучы һөнәре кешедән белем генә түгел, ә сабырлык, эмоциональ ныклык, җаваплылык һәм күңел җылысын да таләп итә.
Мин 2016 елда Башкорт дәүләт университетының Бөре шәһәрендәге филиалын тәмамладым. Хезмәт юлымны Казан шәһәрендәге лицейларның берсендә башласам да, туган якка — үзебезнең республикага кайтып, Нефтекама шәһәрендә төпләндем. Бүгенге көндә шәһәребезнең 10нчы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Рус теле һәм әдәбияты минем өчен дәреслектәге кагыйдәләр һәм әсәрләр җыелмасы гына түгел. Бу фәннәр аша без укучылар белән телнең матурлыгын, сүзнең көчен, әдәбиятның кеше күңеленә тәэсирен ачарга тырышабыз. Әдәбият кешене башкаларның хисләрен аңларга, уйланырга, үз-үзенә сораулар бирергә өйрәтә. Шуңа күрә мин үз фәнем аша укучыларга белем бирү белән генә чикләнмичә, аларда кешелеклелек, җаваплылык, үз-үзеңә һәм башкаларга хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышам.
Минемчә, хәзерге укытучы белем бирүче генә түгел, ә бала дөньясын аңларга омтылучы шәхес тә булырга тиеш.
Ул тыңлый белергә, кирәк вакытта ярдәм кулы сузарга, баланың кечкенә генә уңышын да күреп, аны вакытында хуплый белергә тиеш. Чөнки кайчакта бер җылы сүз, бер ышанычлы караш, бер генә “Син булдырасың!” дигән сүз дә баланың үз-үзенә ышанычын арттырырга мөмкин. Әлбәттә, укытучының да арыган, көчсезләнгән мизгелләре була.
Кайчакта «бәлки, башка юл сайларгадыр?» дигән уйлар да күңелгә килә. Чөнки көн саен зур җаваплылык белән эшләү, һәр бала өчен борчылу, дәресләргә әзерләнү, ата-аналар белән аралашу җиңел түгел.
Әмма икенче көнне сыйныфка кереп, укучыларның күзләрен күргәч, аларның сорауларын ишеткәч, кемнеңдер кечкенә генә уңышына сөенгәч, бу уйларның барысы да юкка чыга.
Чөнки укытучылык минем өчен инде күптән һөнәр генә түгел. Ул — тормыш рәвешем, көндәлек дөньям, күңелемнең бер өлеше. Еллар дәвамында бу һөнәр минем тормышым белән шулкадәр тыгыз үрелеп китте ки, хәзер мин үземне укытучылыктан башка күз алдына да китерә алмыйм. Кайчакта, арыган мизгелләрдә «барысын да ташлап китәсе килә» дигән уй баштан үтеп китсә дә, күңелдә барыбер бер нәрсә ачык кала: мин үземнең һөнәри юлымны дөрес сайлаганмын. Чөнки балачакта шкаф ишеген такта итеп, уенчыкларымны «укыткан» кечкенә кызның хыялы бүген чынбарлыкка әйләнде. Бүген минем алдымда – уенчыклар түгел, ә үз хыяллары, үз дөньясы, үз язмышы булган балалар. Һәм мин аларга белем бирү, аларны тормышка әзерләү, үз юлларын табарга ярдәм итү мөмкинлеген зур җаваплылык белән бергә зур бәхет дип тә кабул итәм. Укытучы — ул әлеге һөнәрне башкарган кеше генә түгел. Ул киләчәк буынның дөньяга карашын формалаштыруда үз өлешен кертә торган шәхес. Шуңа күрә укытучы булу өчен белемле булу гына җитми.
Бу һөнәрне йөрәк белән кабул итәргә кирәк. Минем балачактагы хыялым чынга ашты. Укытучы һөнәрем, еллар узган саен, тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелде.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Нефтекама шәһәре.