Мәгариф, мәгърифәт
29 Сентября , 06:42

Яшьләр илебез тарихын белсен өчен

Добавить в предпочтительные источники Google

Русиядә икенче тапкыр Яшьләрне тарихи агарту өлкәсендә Бөтенрусия премиясе узачак. Аның максаты – тарихка өйрәтүнең иң яхшы алымнарын хуплау һәм тарату, новаторлык ысулларын хуплау, балаларны һәм яшүсмерләрне илебезнең тарихи мирасын актив өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү.

2025 елда премиянең дебют сезонында Русиянең 84 төбәгеннән, шулай ук 6 чит ил дәүләтеннән, 1975 кеше катнашты.

Премияне тапшыру тантанасы 28 ноябрьдә Третьяков галереясе мәйданчыгында узды.

2026 елда премия номинацияләре саны 14кә кадәр киңәйтеләчәк, ә төп басым Русиянең кече шәһәрләрендә һәм авылларында тормышка ашырыла торган проектларга һәм башлангычларга ясалачак.

Премиядә 12 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары, юридик затлар һәм авторлар коллективлары катнаша ала. “Русия тарихы турында иң яхшы чит ил проекты” номинациясендә катнашуга чит ил дәүләтләренең физик һәм юридик затлары чакырыла.

Премиядә катнашуга гаризаларны эксперт советы бәяләячәк. Аның составына тарихчылар, педагоглар, патриотик тәрбия өлкәсендә балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча экспертлар, җәмәгатьчелек фикере лидерлары һәм яшьләр бергәлеге вәкилләре керә.

Премия лауреатлары һөнәри танылудан тыш, кыйммәтле бүләкләр һәм партнерлар һәм премияне оештыручылардан ярдәм алачаклар, киң эшлекле һәм мәдәни программа белән Мәскәүдә премия тапшыру тантанасында катнашачаклар, күренекле дәүләт эшлеклеләре һәм танылган тарихчылар белән очрашачаклар.

Премиядә катнашу өчен гаризаны 1 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта https://ano-geroiotechestva.ru/award бирергә мөмкин.

Җиңүчеләрнең исемнәре 2026 елның ноябрь ахырына планлаштырылган тантаналы чарада игълан ителәчәк.

Премияне оештыручы  – “Ватан Геройлары” җәмгыяте. Премиянең партнерлары булып РФ Мәгариф министрлыгы, Русия Тарихи Җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте, Роспатриотүзәк, федераль музейлар, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары тора.

“Ватан Геройлары” җәмгыяте генераль директоры, премиянең оештыру комитеты секретаре Владислав Андреевич Курбатов:

"Тарих ул дәреслек битләре генә түгел, ул безнең ата-бабаларыбызның тере тавышы, аны һәр яшь кешегә ишетергә кирәк. “Тарих тавыш” премиясе бу тарихны ачык, заманча һәм мавыктыргыч итеп сөйли белүчеләрне табарга һәм аларга ярдәм итәргә булыша. Бу мөһим эшкә – илебезнең тарихи хәтерен саклауга – елдан-ел күбрәк яшьләрнең кушылуына без бик шат. Премиянең икенче сезонында без номинацияләр санын киңәйтәбез һәм бөтен Русиядән тагын да күбрәк якты проектлар көтәбез”.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас