Мәгариф, мәгърифәт
29 Сентября , 07:00

"Сан дәресе" балаларны ясалма фәһем белән таныштырачак

Добавить в предпочтительные источники Google

2026 елның 28 сентябрендә Русиянең барлык төбәкләрендә яңа сезонда беренче “Сан дәресе” (“Урок цифры”) старт ала. Ул ясалма интеллектка һәм 3D-технологияләргә багышланачак. Дәреснең партнеры һәм эчтәлекне эшләүче – Sber AI Сбера һәм командасының эксперт ярдәме белән “Киләчәккә өлеш”  (“Вклад в будущее”) Хәйрия фонды. Проект “Цифрлы икътисад” җәмгыяте, Русия Цифрлы икътисад министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.

Заманча ИИ-инструментлар 3D-модельләштерүнең аерым этапларын тизләтергә мөмкинлек бирә һәм цифрлы объектлар төзегәндә белгечләргә булыша. Яңа "Сан дәресе" укучыларны 3D-басма мөмкинлекләре, 3D-технологияләр белән эшләү нигезләре һәм цифрлы объектлар булдыруда ясалма интеллектның роле белән таныштырачак.

“Сан дәресе” материаллары 1-4, 5-9 һәм 10-11 сыйныфлар өчен әзерләнгән. Һәркем өчен үз катлаулылык дәрәҗәсе каралган.

“Сан дәресе” материаллары педагоглар өчен методик киңәшләр белән үрелеп бара. Аларда сыйныфларның техник яктан җиһазландырылуын исәпкә алып, дәресләр уздыру сценарийлары тәкъдим ителгән. Шул исәптән, уен тренажерын эшләтеп җибәрү мөмкинлеге булмаса, офлайн дәрес үткәрергә мөмкинлек бирәчәк практик биремнәр дә каралган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас