Башкортстан Хөкүмәтендә узган “Төзелеш сәгате”ндә концессия шартларында мәктәпләр төзелеше барышын карадылар.
Республикада концессияле килешү кысаларында һәрберсе 1225 урынлы өч яңа мәктәп ачылачак.
Аларның икесе – Уфаның Ленин һәм Дим районнарында, тагын берсе Нефтекаманың 14нче микрорайонында урнашкан.
Уку корпусларын 2026 елда төзеп бетерергә тиешләр. “ПроШкола” компаниясе генераль директоры урынбасары Андрей Григоржевский хәбәр иткәнчә, проектлар планлаштырылган срокларда гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез: быел 29 августта Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Уфада 1225 урынлык 88нче мәктәпнең яңа корпусын ачты, аны да концессия шартларында төзеделәр.