Мәгариф, мәгърифәт
7 Сентября , 08:40

Р.Хәбиров Кушнаренко мәктәбе директорын эштән җибәрергә кушкан

2 сентябрь көнне андагы гимназиядә укучы малай иптәшенә пычак белән һөҗүм иткән иде. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Видеодан скриншот. БР Хөкүмәте.Видеодан скриншот. БР Хөкүмәте.
Фото:Видеодан скриншот. БР Хөкүмәте.

 Радий Хәбиров бүген узган оператив киңәшмәдә Кушнаренко гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директорын һәм тәрбия эше буенча звучны эштән чыгаруны таләп итте. Сәбәбе укучылар арасындагы озакка сузылган конфликтны яшерү булган, кызганычка каршы, конфликт 2 сентябрьдә пычак белән һөҗүмгә китергән.

“Мин үзем берни яшермим, сездән дә моны сорыйм. Мондый очракларны яшермәгез. Без малайлар арсында озак дәвам иткән конфликтны яшерүне ачыкладык. Анда бездән укучылар арасында конфликт булуын яшерергә тырышканнар”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров шуңа игътибар итте: һөҗүм итүче малай – “өчле капчыгы” һәм сугыш чукмары түгел, ул тик яхшы билгеләргә генә укый, әйбәт гаиләдән.

“Нишләп әйбәт гаиләдә үскән малай пычак белән һөҗүм иткән, аның башка эше юкмы?” – диде ул, конфликтның инде озак дәвам итүен ассызыклап.

Республика җитәкчесе район башлыгына бу хәлне ачыкларга кушты, район хакимиятенең гамәлләрен “я тулы компетентсызлык, я алдарга омтылу” дип атап.

Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиевка мәктәп җитәкчелеген эштән азат итүне оештыру йөкләнде. “Директор эштән чыгарылырга тиеш, тәрбия эше буенча завуч бүген эштән чыгарылырга тиеш", – дип йомгаклады сүзен Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы мәктәпләрдә тәрбияви эш өчен җаваплы булганнарның барысына да соңгы кисәтү ясады, проблемаларны яшерергә түгел, ә темага чумарга һәм аларны хәл итәргә өндәде.

“Көч җитмиме? Бездә бит сезгә ярдәмгә психологик спецназ бар. Өлкәннәр аны якламый икән, бала нишләргә тиеш?” – диде ул мәктәпләрдә конфликтларны профилактикалау эшен киңәйтүне таләп итеп.

Беренче вице-премьер Урал Килсенбаев тәкъдимнәр инде әзерләнә, дип белдерде.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас