

Күп кенә яшьтәшләремнең балалары, 11 сыйныфны тәмамлап, соң югары уку йортларына укырга керде. Һәм, әйтергә кирәк, араларында Казан, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Мәскәү вузларын сайлаучылар да шактый. БДИ шундый мөмкинлекләр тудырды. Ләкин чыгарылыш укучылары белем алыр өчен зур мегаполисларны сайлаган кебек, яшь белгечләр дә авыл, район үзәгенә, бәләкәй шәһәрләргә кайтырга әллә ни омтылмый. Алар моны зур шәһәрләр мөмкинлекләреннән ерак, яшәү шартлары шәһәрнекеннән кайтышрак булу белән аңлата. Шуңа илдә һәм төбәгебездә социаль өлкә үсеше өчен төрле программалар, проектлар булдыралар. Шундый проектларның берсе – “Земство укытучысы” проекты. Башкортстанда ул 2020 елдан гамәлдә. Бу программа мәгариф системасындагы төп проблемаларның берсен – авыл мәктәпләрендә педагоглар кытлыгын хәл итү өчен булдырылды. Быелгы уку елы турында сүз йөртсәк, 1 сентябрьдән Башкортстан шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Русиянең башка төбәкләреннән 27 укытучы республиканың авыл мәктәпләрендә эшли башлаячак. Проект кысаларында авыл җирлегенә яки 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә күченгән өчен педагоглар берәр миллион сум акча алачак.
Исегезгә төшерәбез, “Земство укытучысы” федераль программасы кысаларында педагоглар агымдагы елга программада катнашырга гариза биргән мәктәпләргә вакантлы вазифаларга эшкә урнашалар, уку йөкләнеше атнага кимендә 18 сәгать тәшкил итә. Программа шартлары буенча һәр “Земство укытучысы" үзе сайлаган мәктәптә кимендә 5 ел эшләргә тиеш.
Педагоглар династиясен дәвам иткән
Мөгаллимлеккә һәркемнең юлы төрлечә. Кемнекедер ул тигез һәм җай гына, кемнекедер – урау-урау. Бәләбәйдән Дарина Солдатова да бу һөнәргә тиз килмәгән. Ул Бәләбәйдә туып-үскән, аның карт картәнисе, картәнисе укытучы булганнар. Әнисе дә – педагог, бүгенге көндә Бәләбәй шәһәренең 1нче санлы гимназиясендә рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. 2008 елда Дарина, көмеш медаль белән гимназияне тәмамлаганнан соң, Самарадагы Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика университетына укырга керә. Анда инженер белгечлеге алып чыга. Шул ук вакытта ул җәмәгатьчелек белән элемтәләр факультетында белем ала. Университетны ике диплом белән тәмамлый.
Дарина үзен төрле һөнәрләрдә сынап карый, маркетингтан һәм төрле шәхси оешмаларда менеджменттан алып бизнес-бергәлекләр өчен чаралар оештыруга кадәр.
"Самара һәм Самара өлкәсенең шәхси бизнесында эшләгәндә, берничә баланы инглиз теле буенча репетиторлыкка алдым, гомумән балалар укыту һәм алар белән аралашу – минем күптәнге хыялым. Ул вакытта хыялымның чынлап тормышка ашуына кадәр шактый ерак булган әле", – дип сөйли ул.
Соңрак ул “Кванториум” балалар технопаркында – педагог-оештыручы булып, Самара өлкәсенең зур Мәгариф үзәгендә өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләгән.
“Нәкъ монда мин педагогик потенциалымны тулы куәтендә ачтым да инде, – дип сөйли яшь хатын. – Җитәкче урынбасарының административ эшеннән тыш, мин 2-11 класслар белән күп шөгыльләнә идем. Без балалар белән ирекмәнлек, проект эше белән шөгыльләндек, һәм, әлбәттә инде инглиз телен тирәнтен өйрәндек”.
2022 елда Дарина Солдатова күптәнге хыялына – мәктәптә инглиз теле укытучысы булу теләгенә – әйләнеп кайту карарын кабул иткән. Ул Самара дәүләт социаль-педагогика университетына “чит тел” профиле буенча укырга кергән һәм 2024 елда аны тәмамлаган.
Һәм 2025-2026 уку елында язмыш Даринага зур бүләк ясаган. Ул үзе кайчандыр белем алган гимназиядә “Земство укытучысы” педагогларга ярдәм итү федераль программасы буенча инглиз теле укытучысы вакансиясе турында белеп кала.
“Мин сайтта теркәлдем, оештыру мәсьәләләрен җайга салдым, хәтта документлар белән Уфага да бардым”, – дип исенә төшерә ул вакытны яшь укытучы.
Май башында күптән көтелгән хат килгән: Дарина Солдатова 2026 елда “Земство укытучысы” федераль программасында бөтен Башкортстаннан 16 җиңүченең – берсе. Ул бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум компенсация түләвенә ия булган.
Хәзер Дарина Солдатова – рәсми рәвештә дүртенче буын педагогы. 2026-2027 уку елы аларның гаиләсе өчен чыннан да истәлекле – өзлексез укытучылар эшчәнлегенең йөзенче уку елы булачак ул. “Безнең укытучылар булып эшләвебезгә менә инде 100 ел, мин бу игелекле һәм мөһим, шул ук вакытта җиңел булмаган, әмма бик тә кызыклы эшне дәвам итүемә бик шат. Бәлки, кызыбыз София да киләчәктә укытучылар династиясен дәвам итәр”, – ди, өметләнеп Дарина.
Күпләр мегаполисларга омтылган чорда туган ягына кайту сәбәпләре турындагы сорауга Дарина Солдатова болай дип җавап бирде:
“Әйе, Самарада минем карьера мөмкинлекләрем, күңел ачу урыннары күбрәк иде. Тик болар гаиләне алмаштырмый шул. Төрле урыннарда эшләп, һәрвакыт диярлек эштән бушый алмаган ата-аналарның балалары ничек үсүен күрдем. Балалар гаиләдә тәрбияләнергә, файдалы эш белән мәшгуль булырга тиеш дип уйлыйм. Биредә – минем әти-әнием, икетуган апам, туганнарым. Зур булмаган шәһәр – юлга вакытны әрәм итмәү, балага игътибар бирү мөмкинлеге һәм, әлбәттә инде, тынычрак тормыш”.
***
Төбәк Башлыгы укытучы һөнәренең абруен күтәрү өчен күрелгән чаралар турында:
– Хәзер педагогларга ярдәм итү программалары эшли, бигрәк тә авыл җирлекләрендә. Мәсәлән, яшь укытучыларга 690 мең сумлык республика грантлары бирәбез. Шулай ук “Яшьләр һәм балалар” милли проекты буенча “Земство укытучысы” федераль программасы кысаларында авыл педагоглары 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация ала алалар.
***
Авылда эшләгән өчен – бер миллион
“2026 елда “Земство укытучысы”нда катнашу өчен педагоглар 16,6 меңнән артык гариза тапшырган – узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек күбрәк”, – дип белдерде вице-премьер Дмитрий Чернышенко.
Быел программа 87 төбәкне, шул исәптән Башкортстанны да үз эченә алган. Безнең төбәк – актив катнашучылар рәтендә. 2020 елдан программа буенча 163 укытучы эшкә урнаштырылган. Ә быел программа буенча бер тапкыр бирелә торган түләүләрне тагын 27 белгеч алачак.
2028 елга кадәр программа буенча бөтен ил буйлап 4 меңгә якын вакансияне ябарга планлаштыралар.