1 сентябрьдә капиталь ремонттан соң Мишкә районы Чурай авылында Яныш Ялкайн исемендәге мари гимназиясе ачылды. Бинаны яңарту “Яшьләр һәм балалар” милли проектының “Иң яхшысы — балаларга” федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Иске коридорлар һәм сыйныфлар урынына – заманча кабинетлар, яңа җиһазлар, яңартылган инженер системалары һәм уңайлы атмосфера.
Линейкадан соң почетлы кунаклар директор һәм укытучылар белән бергә яңартылган коридорлар һәм сыйныфлар буйлап йөрделәр. Алар дүрт айлык эш нәтиҗәсен үз күзләре белән күрделәр: тигез якты стеналар, уңайлы кабинетлар, яңа парталар һәм урындыклар, уку сыйныфларында интерактив панельләр.
– Бүген чыннан да зур бәйрәм. Без акча гына түгел, җаныбызны да салган мәктәпне ачабыз бүген. Биредә хәзер җылы, якты һәм уңайлы, эш һәм уку өчен барлык шартлар да тудырылган. “Яшьләр һәм балалар” милли проекты ярдәмендә без инженер системаларын да, уку киңлеген дә тулысынча яңарта алдык. Белем көненә бу искиткеч бүләк, – дип билгеләп үтте Мишкә районы хакимияте башлыгы Лариса Александрова.
Беренче сентябрь Чурай гимназиясендә озакка истә калачак. Бәйрәм линейкасы, кунакларның җылы сүзләре, яңартылган кабинетлар буйлап экскурсия һәм, әлбәттә, яктырак, уңайлырак һәм заманчарак стеналарда яңгыраган беренче кыңгырау. Алда – яңа уку елы, һәм ул яңартылган мәктәптән башлана, анда балалар рәхәтләнеп укысын, ә укытучылар илһамланып эшләсен өчен эшләсен өчен барлык шартлар да тудырылган.
Чыганак: mishkan.bashkortostan.ru