Мәгариф, мәгърифәт
31 Августа , 03:58

Уфа укучылары – халыкара турнир җиңүчеләре

Горурланабыз! 

Физика буенча барлык кече этаплар нәтиҗәләре буенча Андрей Камский һәм Богдан Середа алтын яулаган.

23-27 август көннәрендә Алма-Атада Youth Physics Battles (YPhB) Халыкара турниры узды, анда укучылар физика, математика, химия һәм информатика буенча фәнни дебатлар форматында ярыштылар. Сайлап алу этабында Казахстан, Русия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Кипрдан 1000гә якын мәктәп укучысы катнашты.

Уфа мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Русия командасы составында Уфа укучылары Андрей Камский (Советлар Союзы Герое Матвей Пинский исемендәге 83нче инженер лицее) һәм Богдан Середа (161нче лицей) чыгыш ясаган. Физика буенча кече лиганың барлык этаплары нәтиҗәләре буенча алар турнирның абсолют җиңүчеләре булып, алтын яулаганнар.

Берничә көн дәвамында балалар, катлаулы мәсьәләләр чишеп, жюри каршында үз эшләрен яклаган, көндәш командаларга каршы чыгып, ачык фәнни дискуссияләрдә катнашканнар. Әзерлекнең югары дәрәҗәсе аларга барлык биремнәрне уңышлы үтәргә һәм ышанычлы җиңү яуларга мөмкинлек биргән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас