Мәгариф, мәгърифәт
27 Августа , 05:02

Яңа белем бирү моделенә күчеш ничек узачак?

Добавить в предпочтительные источники Google
Динар Кәлимуллин.Динар Кәлимуллин.
Фото:Динар Кәлимуллин.

Русиядә югары белемнең яңа моделенә күчү 2027 елда башланачак һәм өч ел дәвам итәчәк. Үзгәрешләрнең нечкәлекләрен Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

“Югары белем бирүнең яңа моделенә тулысынча күчүне алдагы өч елда тәмамлау планлаштырыла, ә белгечлекләрнең аерым эре төркемнәре буенча бу процесс 2027 елдан башланачак”, – дип аңлаттылар министрлыкта.

Ведомствода Русия университетларының белем бирүнең яңа моделенә массакүләм күчеше 2026 елның 1 сентябрендә булмаячак дип ышандырдылар. Быел яңа модельгә 17 югары уку йорты күчә. Ул вузларда 581 белем бирү программасы буенча 41,1 мең бюджет урыны бүленгән.

“Моңа кадәр бакалавриат һәм магистратура программаларына укырган кергәннәр һәм укырга керүчеләр алар буенча бер каршылыксыз укып чыга алачак”, – диелә хәбәрдә.

Яңа белем бирү моделенә күчешкә карамастан, бакалавр һәм магистр дипломнары үз көчен югалтмаячак.

Күчеш 2030 елга тәмамланырга тиеш.

Үзгәрешләргә ярашлы,  Русиядә югары белемнең өч баскычы барлыкка киләчәк — база, махсуслаштырылган һәм һөнәри. Махсуслаштырылган әзерлек астында магистратура һәм ординатура күздә тотылачак, ә һөнәри дәрәҗә – ул инде аспирантура. База югары белем алу сроклары дүрт елдан алты елга кадәр, магистратура – юнәлешкә карап бер елдан өч елга кадәр үзгәрәчәк.

Русия Болон системасыннан 2022 елда чыкты. Мәгариф һәм фән министрлыгында Русия югары уку йортлары яңа укыту системасына 2026 елның 1 сентябреннән күчәчәк, дип хәбәр иткәннәр иде һәм менә бу вакыт килеп тә җитте.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас